ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 17 ноябре аязучан болытлы. Кар, көндез юеш кар.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..-3˚. Көндез һаваның максималь температурасы +1..-2˚.
Юлларның аерым участокларында бозлавык булырга мөмкин.