Лениногорск үзәк китапханәсендә шагыйрь Марат Мавлинның иҗат кичәсе узды

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

17 ноябрьдә Лениногорск Үзәк китапханәсендә шагыйрь Марат Мәүлинның  75 еллыгына багышланган «Хисләр дөньясында яшим» дигән иҗат кичәсе узды.

Чарага шагыйрь Николай Казаков, шагыйрә Алия Гөбәйдуллина, шәһәрнең иҗади интеллигенциясе һәм ЛМХПК студентлары чакырылган иде.

Марат Шәяхмәт улы үзенең иҗаты турында сөйләде, биографиясеннән фактлар белән уртаклашты. Иҗат кичәсе кунакларына шагыйрьнең искиткеч шигырьләре белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирелде. Шагыйрь ЛМХПК студентлары белән актив диалог алып барды. Чараны мультимедия презентациясе тулыландырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International