Лениногорскида Чайковский-Тукай урамнары чатында якындагы көннәрдә светофор эшли башлаячак

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, Чайковский-Тукай урамнары киселешендә юл-транспорт һәлакәтләре арту сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия әлеге киселештә светофор объекты урнаштыру турында карар кабул иткән.

Шәһәр һәм район хезмәтләре тарафыннан урнаштыру буенча барлык кирәкле чаралар үткәрелгән.

Светофор объекты шушы көннәрдә эшли башлаячак. Җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне юлның бу өлешендә игътибарлы һәм уяу булырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International