10 000 нән артык кеше сайлады инде.
- ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы
- ТР Мәдәният министрлыгы
- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
- ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы
- ТР Спорт министрлыгы
- ТР Яшьләр эшләре министрлыгы
Республикада яшәүче һәркем министрлык экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш биреп кенә калмый, ә үз вариантларын да тәкъдим итә ала.
Беренче этапта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы раслаган министрлык экспертлары министрлыкларның максатлары һәм бурычлары буенча үз тәкъдимнәрен тәкъдим иттеләр.
Аннары тәкъдимнәр махсус эксперт сессияләрендә һәм министрлыкларның иҗтимагый советлары утырышларында эшләнә, шуннан соң республика халкының онлайн-тавыш бирүенә чыгарыла.
Ел ахырында ведомстволарның иҗтимагый советларының киңәйтелгән утырышларында республика халкының тавыш бирү нәтиҗәләре каралачак. Шуннан соң алты министрлыкның һәрберсе өчен 2024 елга биштән җидегә кадәр бурычы билгеләнәчәк.
6 декабрьгә кадәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халыкны сораштыру" бүлегендә тавыш бирергә мөмкин (https://open.tatarstan.ru/polls/).
Проект турында тулы мәгълүмат махсус порталда бар: http://publictasks.tatarstan.ru, шулай ук ведомство сайтларында «Максатлар һәм бурычларны ачык формалаштыру»бүлегендә бар.