Районда яшәүче 160 кешегә инвалидлык буенча пенсия билгеләнгән

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Ел башыннан районның 160 кешесенә инвалидлык буенча пенсия билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, инвалид гражданнарга Россиянең социаль фондына пенсия билгеләүгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Аны билгеләү турында карарны СФР бүлеге белгечләре медицина-социаль экспертиза (МСЭ) мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләү турында мәгълүмат МСЭ органнары тарафыннан инвалидларның Федераль реестрына җибәрелә, шуннан соң 5 эш көне дәвамында Фондның төбәк бүлеге пенсия рәсмиләштерә. Гражданга дәүләт хезмәтләре порталында яки почта аша шәхси кабинетына тиешле хәбәр җибәрелә.

Инвалидлык буенча пенсия белән бергә ай саен акчалата түләү (ЕДВ) билгеләнә, аның составына социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ) керә. Шулай ук ЕДВ билгеләү өчен өстәмә рәвештә бернинди гариза да бирергә кирәкми.

Әгәр инвалидлык инде пенсионер булган гражданга рәсмиләштерелсә, аңа элек билгеләнгән пенсиягә айлык акчалата түләү автомат рәвештә билгеләнә.

Инвалидлык буенча пенсия элек билгеләнгән түләүләр белән бер үк ысул белән китерелә. Әгәр фонд линиясе буенча түләүләр булмаса, гражданга пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Тиешле гаризаны (шәхсән яки законлы вәкил аша) дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша, СФР бүлекчәсенең клиент хезмәтендә яки КФҮтә бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International