Социаль фондта бала туганда тиешле түләүләр аталды

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Россиянең социаль фондында бала дөньяга килгәч, аңа тиешле түләүләр аталды.

Туганда яки балаларны уллыкка алганда гаиләләр өчен берничә түләү каралган:

ана (гаилә) капиталы;

бала туу һәм тәрбияләү белән бәйле бердәм пособие;

йөклелек һәм бала табу буенча пособие;

бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие;

бала карау буенча айлык пособие (1,5 яшькә кадәр);

баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие;

беренче баланың тууы (уллыкка алу) белән бәйле айлык түләү, ул 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр дөньяга килгән балаларга  бирелә.

Шул ук вакытта социаль Фондта  инвалид балаларны карау өчен өстәмә түләүле ял көннәре, шулай ук I төркем инвалид яки балачактан инвалид баланың эшләми торган ата-анасына айлык түләү бирелүе хакында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International