Лениногорскида контракт буенча хезмәтне яклап акция узды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Лениногорскида, Гагарин урамында, базардан ерак түгел, контракт хезмәтенә ярдәм итү акциясе узды.

Волонтерлар мәгълүмат листовкалары һәм газеталар тараттылар, аларда МХОда катнашучылар гаиләләренең ташламалары, түләүләре һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирелә. Акциянең максаты -  контракт хезмәтенең барлык өстенлекләре, түләүләре һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү дәвам итә. Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр РФ законнары нигезендә барлык тиешле социаль ташламалар һәм түләүләр белән тәэмин ителә. Контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр Лениногорск шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала: Шашин проспекты, 24 адресы буенча. Белешмәләр өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе) хәрби комиссариат, 5-03-16, 5-12-28 администрация.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International