Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

10 ноябрьдә «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорскның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Оксана Лямова социаль хезмәтләр алучылар белән «балалы гаиләләргә ярдәм программасы»темасына түгәрәк өстәл оештырды. Чараның максаты: «Демография» милли проекты кысаларында каралган социаль ярдәм чаралары турында гражданнарга мәгълүмат бирү.

Очрашу барышында катнашучылар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары, законнарда каралган түләүләр, ташламалар һәм пособиеләр, финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә стимуллаштыручы чаралар турында белделәр.

Балигъ булмаган балаларның ата-аналарына үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатма бирелде. Очрашу тәмамлангач, катнашучыларга буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International