Районда чыккан янгын сәбәпчесе - саксыз рәвештә тәмәке тарту

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Якшәмбе көнне районның Түбән Чыршылы авылында янгын чыгу очрагы булды.

Шушы авылның Тукай урамындагы бер йортның хуҗалык корылмалары 48 квадрат мәйданда уттан зыян күрде.

66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә ут кабу турында хәбәр көндезге бер тулырга егерме минутта килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр кичекмәстән хәбәр ителгән  адрес буенча  китә. Аларны хуҗа кеше каршы ала.

Ул сарай эчендә кешеләр, йорт хайваннары, тиз кабынып китүче сыекча, газ баллоны булмавын әйтә. Ә хуҗалык корылмасы булган сарайның өске ягы һәм андагы печән яна торган була. Утның башка корылмаларга таралу куркынычы булмый.

Янгынга каршы тору хезмәте бүлегендә ут чыгуның сәбәбе – тиеш булмаган урында тәмәке тарту дип фаразлыйлар.

“Тәмәке тарту куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу - янгынның иң киң таралган сәбәпләренең берсе булып тора. Тәмәке төпчекләрен  утильләштерүгә җавапсыз караш һәм тиешсез урында тәмәке тартуның нәтиҗәсе бик аяныч булуы мөмкин. Тәмәке белән мавыгучылар бу турыда даими истә тотарга тиеш”,- дип кисәтәләр янгынга каршы тору хезмәтендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International