ДАЧАНЫ КЫШКЫ ЧОРДА ЯНГЫННАН НИЧЕК САКЛАРГА

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Көз үз хокукларына кергәч, температура нульгә якынлаша, яңгыр даими диярлек ява, күпчелек дачниклар шәһәрдәге  фатирларына кайталар. Шул ук вакытта шәһәр читендәге йорт һәм участок караусыз кала. Дачага еш килергә мөмкинлегегез булмаса, кышлау өчен аеруча җентекләп әзерләнергә кирәк. Чөнки йортны һәм башка корылмаларны саклау өчен тәртип урнаштыру һәм ишеккә нык йозак элү генә җитми. 

Чүп. Дача янгыннары еш кына бакча һәм дача участоклары хуҗаларының территорияне җыештыру вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Дача җәмгыятьләрендә янгыннар булмасын өчен, дачачыларга территорияләрне чүп-чардан һәм коры үсемлекләрдән, бигрәк тә агач корылмалардан, яндыру белән түгел, ә чыгару белән азат итәргә кирәк. Әмма нинди дә булса сәбәпләр аркасында чүп-чарны чыгаруны оештыру мөмкин булмаса,  корылмалардан, куаклардан һәм агачлардан максималь ераклыкта булырга тиешле тимер мичне кулланырга киңәш итәбез. 

Мич. Яңа дача сезонында Мич яхшы эшләсен өчен, аның торышына алдан игътибар итегез. Максималь эшчәнлекне тәэмин итү өчен гади ремонт (агарту, ярыкларны каплау) кирәклеге бик реаль. 

Ут. Дача йортын уңышлы «консервацияләү» нең мәҗбүри шарты булып электрны сүндерү тора. 

Газ. Әгәр йортта газ җиһазлары кулланылса һәм газ баллоннары булса, аларны кышкы чорда шәһәргә алып китү яки янгын чыккан очракта зыян китермәячәк урынга кую яхшырак. 

Янгын чыккан очракта бу хакта шунда ук «01» коткару телефоны, «112» кәрәзле телефоны аша хәбәр итегез (шалтырату бушлай), янгын урынының төгәл адресын, үз фамилиягезне әйтегез, ә янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләрне эвакуацияләү һәм утны сүндерү чараларын үз куркынычсызлыгыгызны үтәп,  күрергә тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International