Лениногорскида шәһәр уку йортлары арасында волейбол буенча беренчелек узды

2023 елның 10 ноябре, җомга

Кичә, 9 ноябрьдә, "Юность" спорткомплексының спорт залында Лениногорск шәһәренең уку йортлары арасында волейбол буенча беренчелек узды.

Хатын - кызлар командалары арасында ныклы көрәштә Лениногорск нефть техникумы командасы җиңүче булды, ГАПОУ ЛМХПК командасында - 2 урын, ГАПОУ ЛПК командасында - 3 урын.

Ир-атлар командалары арасында: 3 урын ГАПОУ ЛПК командасында, 2 урын Лениногорск нефть техникумы командасында, 1 урын ЛФ КНИТУ - КАИ командасында.

Ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, алга таба да спорт казанышларын телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International