Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр белән очрашты.
Очрашу район башлыгы кабинетында узды һәм дусларча, җылы атмосферада үтте. Егетләр хезмәт, яшәү шартлары һәм кирәкле әйберләр, подразделениеләрне матди-техник тәэмин итү турында сөйләделәр.
Рәгать Галиәгъзамович алардан гаиләләренә кирәкле ярдәм турында сорашты. Тиешле хезмәтләр тарафыннан үтенечләр язып алынды һәм контрольгә куелды.
Район башлыгы егетләргә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә көн саен күрсәткән батырлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.