4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнендә Лениногорск районының "Исток-башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре яшь буынга ял итүнең куркынычсыз, файдалы һәм бушлай ысуллары турында мәгълүмат бирү максатыннан "Җылылык бүләк итәм" дигән урам акциясе үткәрделәр.
Чара барышында балаларга укудан буш вакытларын кайда файдалы итеп үткәрергә кирәклеге турында сөйләделәр.
Катнашучыларның барысы да мәгълүмат буклетлары алды.