Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина Лениногорск районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары һәм ведомствоара патронаж исәбендә торучы балигъ булмаганнар белән бергә «Халык бердәмлегендә – илнең көче» дигән акция уздырды.
Максат: дәүләт бәйрәмен популярлаштыру, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
Чара барышында белгеч катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, дуслыкта һәм татулыкта күп халыклар һәм милләтләр яшәгән илнең күпмилләтле составы турында сөйләде.
Акция ахырында балалар дуслык һәм игелек агачын символлаштырган аппликация ясадылар.