Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм.
Россиянең икътисади яктан иң алга киткән, мөстәкыйль төбәкләренең берсе булган Татарстанның ил тарихында аерым урыны һәм 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясе белән билгеләнгән федератив мөнәсәбәтләр системасында үз роле бар. Бу республика тарихында иң әһәмиятле даталарның берсе.
Татарстан Республикасы Конституциясендә Республиканың федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре нигезләре беркетелүе мөһим. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән безнең республика социаль-икътисади үсештә югары нәтиҗәләргә иреште һәм федерация субъектлары арасында алдынгы позицияләрне биләп тора.
Кадерле дуслар, барыбызга да игелек, яхшы кәеф, сәламәтлек телим. Безнең йортларда тынычлык һәм татулык булсын! Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!