Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

2023 елның 4 ноябре, шимбә

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бөтен ил 4 ноябрьдә Россиянең Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм безнең илнең үткәненә барып тоташа.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Россиягә карата уртак  тугрылыгыбызны, аңа булган мәхәббәтебезне, илнең күпмилләтле халкының бердәмлеген билгели.

Халыклар бердәмлеге көне гражданлык һәм патриотизм, рухи камилләшү һәм чын кыйммәтләргә тугрылыкның сүнмәс идеалларын берләштерә, безне тарихка һәм мәдәнияткә, аның дини һәм иҗтимагый традицияләренә хөрмәт күрсәтергә өйрәтә. 

Хөрмәтле лениногорскилылар, бу көнне һәркемгә оптимизм, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International