Ул 600 башка исәпләнгән сөтчелек-товарлыклы ферма булачак.
"Август-Лениногорск" агрофирмасы төзелешне июль аенда башлап җибәрде. Объект төзелеше барлык юнәлешләр буенча график буенча бара.
- Соңгы этапта 15 000 куб метрлы черемә саклау өчен ике урын булдырылды һәм силос-сенаж траншеясына идән япмасы җәялде. Октябрь ае уртасыннан ферма өчен металл конструкцияләре кайтартыла. 200 тонна кирәкле конструкциянең 40 тоннасы кайтты инде. Каркасны монтажлауга әзерлек бара, - ди «Август-Лениногорск» җәмгыятенең төзелеш буенча урынбасары Денис Сарычев.