Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» үзәгендә татар халкының милли ризыклары турында сөйләштеләр

2023 елның 27 октябре, җомга

«Исток-Башлангыч» үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова 7нче социаль участокта «Татарстанның милли ризыклары» дигән чара оештырды.

 

Әлеге чара Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды. Лениногорск "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә үткәрелде.

Чарада үзәкнең халыкка социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучы олылар һәм балигъ булмаганнар катнашты. Аларга татар халкының милли ризыклары: чәк-чәк, бавырсак, өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия турында сөйләделәр. Һәм әлеге ризыклардан күргәзмә әзерләнгән иде.

Милли ризыклар турында сөйләшкәч, "Йөзек салыш" һәм "Түбәтәй" уеннарын уйнадылар. Соңыннан исә милли ризыклар белән чәй эчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International