Социаль эш буенча белгеч Лиана Габидулина хезмәт алучылар белән 5 нче социаль участокта аралашу сәгате үткәрде.
Чараның максаты балигъ булмаганнарны телефон мошенниклыгы схемалары турында кисәтү, шулай ук банк карталарын куллану кагыйдәләрен искә төшерү.
Аралашу барышында балалар белгеч белән мобиль мошенниклыкның төп схемалары һәм мондый хәлдә ничек эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Катнашучылар шулай ук дуслар һәм танышлар белән булган реаль вакыйгалар белән уртаклаштылар.