Бу атнада Лениногорскида Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгының участок вәкилләре көче белән "Тоннель"операциясе үткәреләчәк. Аның максаты-исерек хәлдә машина йөртүчеләрне транспорт агымыннан чыгару.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый тикшерү руль артында исерекләрне генә түгел, ә башка хокук бозуларны да ачыкларга мөмкинлек бирә.