Грипп вирус китереп чыгаручы йогышлы авыру. Грипп вирусы бик тиз тарала. Әгәр күпчелек кеше прививка ясатса, азчылыкта, ниндидер сәбәпләр аркасында прививка ясатмаганнарда, йогышлану мөмкинлеге минималь. Нәкъ менә шуның өчен коллектив иммунитет барлыкка килә. Вакцинацияләнгән халык вирус таралырга ирек бирми.
Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә дә тәкъдим ителә, әмма аеруча 6 айдан башлап балаларга, хроник авырулардан интегүче кешеләргә, йөкле хатын – кызларга, шулай ук һөнәри куркыныч төркемнәрендәге кешеләргә-медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, студентларга, хезмәт күрсәтү, транспорт өлкәсендә эшләүчеләргә, күчеп йөрүче характердагы кешеләргә күрсәтелә. Вакцинация авырулар саны артуга 2-3 атна кала үткәрелергә тиеш. Иң яхшы вакыт сентябрьдән ноябрьгә кадәр.
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.