Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль контракт төзү мәсьәләләре буенча чара узган
Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән эшләнгән «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы гражданнарга «Үзмәшгульлек»чарасы буенча социаль контракт төзү тәртибе турында мәгълүмат бирде.
Чараның максаты-үзмәшгуль булу турында аңлатма бирү.
Мәгълүмат сәгате барышында белгеч җыелучыларга социаль контракт төзү өчен нинди документлар һәм аны гамәлгә ашыру сроклары кирәклеген, үзмәшгульлекне ничек рәсмиләштерергә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләде. Шулай ук социаль контракт төзегән гражданның йөкләмәләре, чараларны үтәү шартлары һәм җаваплылык турында да аңлатты.
Чара тәмамлангач, катнашучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм җаваплар алдылар.