1. «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында икътисад бүлегенең 1 категорияле белгече вакансиясе ачылды.
Белеме: урта һөнәри, югары
Кандидатка таләпләр: "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законны белү
Вазыйфаи бурычлар: районның төп социаль-икътисади күрсәткечләрен җыю; бүлеккә беркетелгән программалар белән эшләү; район территориясендә инвестицион проектлар мәсьәләләрен өйрәнү; докладлар, район паспорты белешмәләре өчен районның икътисади үсеше турында мәгълүмат әзерләү; статистик хисапларны үтәү; җитәкчелек йөкләмәләренә ярашлы рәвештә предприятиеләр белән агымдагы эш алып бару.
Эш графигы: тулы көн
Эш вакыты: 08:00 сәгатьтән 17:15 сәгатькә кадәр
Хезмәт хакы: 16 403 сумнан.