Ул һәр елның 24 нче октябрендә билгеләп үтелә. Яшь буын спецназ роталары формалашу тарихы белән танышты. Кемнәр алар һәм нинди бурыч үтиләр? Анда кемнәрне алалар? Спецназда хезмәт итү — һөнәрме? кебек сорауларга җавап ишеттеләр.
Очрашуда «Сугышчан туганлык» («Боевое братство») Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге җитәкчесе Артур Якупов катнашты.
Ул укучыларга үзенең хезмәт иткән еллары, сугыш юлын ничек узуы, батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән Россия хәрбиләре турында сөйләде, яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.