Быел "Татнефть" гранты хисабына "Елховлес" җитештергән балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелде. Аларның гомуми суммасы - 5 млн сумнан артык.
Мәйданчыклар Лениногорскиның ун ишегалды территориясендә урнаштырылды. Лермонтов урамы 17нче йорт, Чайковский 22, Ленинградская 46, Кошевого 6А, Лермонтов 19, Лермонтов 23, Садриев 9А, Садриев 64, Мурзин 18А, Ленинградская урамы, 61нче йорт ишегаллары мәйданчыклар белән ямьләнеп китте.
Балаларның сәламәтлеге һәм буш вакытларын күңелле итеп уздырыр өчен куелган мәйданчыклар озак еллар хезмәт итсен.