Лениногорск Мәдәният сарае 2023 елның 60нчы иҗат сезонын башлап җибәрде.
Юбилей уңаеннан шәһәребезнең үзешчән коллективларын башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова котлады.
Яңа сезонда барлык коллективларга да уңышлар теләде, Мәдәният сарае лениногорскилыларның талантларын үстерү өчен күп нәрсә эшләвен билгеләп үтте. Шулай ук төрле юнәлешләр буенча яшь артистларга шәһәр башлыгы стипендиясен тапшырды.
Сәхнәдә танылган коллективлар гына түгел, ә беренче адымнарын ясаучылар да чыгыш ясады бу көнне. Аларны җылы алкышлар белән каршы алдылар, бәйрәм концерты истә калырлык булды.
Яңа сезон әле башланды гына, алда бик күп бәйрәм чаралары, күңелле кичәләр көтә.