18 октябрьдә үзәк китапханәдәЛениногорск шәһәренең танылган шагыйрьләренең берсе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Николай Казаковның 70 еллыгына багышланган иҗади очрашуы булды.
Юбиляр адресына котлаулар белән җирле шагыйрьләр: Марат Мәүлин, Николай Карасев, Юрий Бормотов чыгыш ясады.
Тамашачылар шагыйрьнең күренекле якташлары турында телетапшыру өчен видео-интервьюсын карадылар, Н. Казаковның «Сторона моя родная»шигыренә җыр тыңладылар. Николай Васильевич үзе, иҗаты турында сөйләде, эмоциональ рәвештә шигырьләр укыды.
Тамашачы шагыйрьне зур кызыксыну белән тыңлады.