Шәһәрнең уку йортлары коллективлары арасында җиңел атлетика буенча беренчелек

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

60 метрга спринтта кызлар арасыннан иң яхшы нәтиҗәне Роксана Хәкимова, егетләр арасыннан Ярослав Ильмуков күрсәтте.

450 метрга йөгерүдә Анастасия Шмырева, егетләрдән 600 метрга Дмитрий Михайлов яхшы йөгерде.

4 тапкыр 150 метрга йөгерүдә Лениногорск нефть техникумы — I, музыка һәм сәнгать педагогия колледжы — II, политехник колледж командасы III урынны яулады.

Гомумкоманда зачетында кызлар һәм егетләр арасында спринтта һәм кросста I урынны — нефть техникумы, II урынны — политехник колледж, III урынны — музыка һәм сәнгать педагогия колледжы командасы алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International