Лениногорск районы «Все СВОи»патриотик марафонына кушылды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген Лениногорск районында «Все СВОи​».контракт хезмәтенә ярдәм итү өчен патриотик марафон кысаларында чаралар узды.

Татарстанда мондый масштаблы акция беренче тапкыр үткәрелә, көн дәвамында кыска интервьюлар форматында экспертлар гражданнарны кызыксындырган контракт буенча хәрби хезмәт турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Телемарафонда катнашучылар арасында СВО сугышчылары һәм аларның гаилә әгъзалары, контракт буенча җыю пунктлары һәм хәрби комиссариатлар, социаль хезмәтләр, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре, 117 нче кол-үзәк белгечләре, хакимият вәкилләре, дин әһелләре бар.

Телемарафон трансляциясен ТНВ телеканалында, Вконтакте Татарстан Республикасы рәсми берләшмәләрендә, муниципалитетлар битләрендә күзәтергә мөмкин.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Казан шәһәрендә туры эфирда сугышчыларыбызга ярдәм итү, социаль түләүләр һәм контракт буенча хезмәт төзегәндә куелган гарантияләр турында сөйләде. Шулай ук Рәгать Хөсәенов күп тапкырлар сугыш хәрәкәтләре зонасына баруы һәм Лениногорск балаларына гуманитар ярдәм күрсәтүе турында сөйләде.

Лениногорск шәһәренең Үзәк мәйданында «Беркут» хәрби-патриотик клубы балаларының чыгышы, «Юнармия» хәрәкәте активистларының Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүе, контракт буенча хезмәт турында буклетлар һәм газеталар тарату кебек чаралар узды. Теләге булган һәркем ГТО  нормаларын тапшыра алды.

Шуны да искәртик: гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү бара. Контракт буенча барлык хәрби хезмәткәрләр РФ законнары нигезендә барлык тиешле социаль ташламалар һәм түләүләр белән тәэмин ителә.

Контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләр Лениногорск шәһәренең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала: Шашин проспекты, 24 адресы буенча, элемтә өчен телефон: 5-08-94, 5-08-96, 5-09-02, 5-19-22 (тәүлек әйләнәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International