Бүген мэриянең утырышлар залында «Эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды, аны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үткәрде. Залда район һәм шәһәр башкарма комитетлары һәм Советлары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, хезмәт күрсәтүче оешмаларның җитәкчеләре һәм директорлары җыелды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, киңәшмә эшенә йомгак ясап, җаваплы хезмәткәрләргә протокол йөкләмәләре һәм аларны вакытында үтәү турында күрсәтмәләр бирде.
Ахырда Рәгать Хөсәенов барысына да нәтиҗәле эш атнасы теләде.