Лениногорск районында юлларны ремонтлау төгәлләнә

2023 елның 13 октябре, җомга

Россия Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән эшләнгән «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районында юлларга капиталь ремонт ясала.

Автомобиль юлларының торышы – Лениногорск халкының тормыш-көнкүреше өчен кирәкле мөһим бурыч.

2023 елда Лениногорск шәһәрендә 3405м. программа буенча асфальт-бетон белән капланган юл – урам челтәре ремонтланган, тротуарлар төзү һәм ремонтлау 2160м. милли проект буенча юллар төзү 13,875 км тәшкил иткән.

РФ Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте ярдәмендә, алар юл хуҗалыгына зур игътибар бирә, агымдагы елда юлларны төзүгә, реконструкцияләүгә һәм ремонтлауга моңарчы күрелмәгән финанслау каралган. Мәсәлән, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проектының «төбәк һәм җирле юл челтәре» федераль проектын гамәлгә ашыруга гына да 535,4 млрд сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International