ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2023 елның 13 октябрендә 18 сәгатьтән 14 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр аязучан болытлы.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыш җиле 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+6˚. Көндез һаваның максималь температурасы +11..+13˚.