Әгәр дә кеше инвалид булса, пенсия турында гаризаны кая бирергә?
Инвалидлык буенча иминият яки социаль пенсия билгеләү өчен гариза бирергә кирәкми. Пенсиянең әлеге төре федераль реестрдан алынган мәгълүмат нигезендә Татарстан Республикасы буенча ОПФР белгечләре тарафыннан актив режимда билгеләнә.
Мәгълүматлар 5 эш көне дәвамында карала, шуннан соң гражданга инвалидлык буенча пенсия билгеләү турында Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка яки почта аша хәбәр җибәрелә.
Әгәр элек граждан социаль фондтан бернинди түләүләр алмаса, бу очракта аңа пенсияне җиткерү ысулын сайларга кирәк. Моны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән СФРның яки КФҮнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.