«Достижения.РФ» Порталында төбәкнең иң яхшы проектлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Тагын өч номинантны Татарстан өстәде.
Төбәкнең яңа казанышлары арасында минераль ашламалар җитештерү буенча Менделеевск заводы Аммоний, Казан вертолет заводы һәм туристик Татарстан төбәкнең туристик потенциалы турында сөйләүче проект бар.
Хәзер порталда Татарстанның 14 казанышы урнаштырылган. Беренче урында-«Созвездие — Йолдызлык» фестивале, икенче урында — «Наше время — Безнен заман» фестивале, ә өченче урында Россиянең цифрлы башкаласы-Иннополис шәһәре урнашты.
Исегезгә төшерәбез, «Достижения.РФ» проекты "Россия" Халыкара күргәзмә-форумына әзерлек барышында эшли башлады. Сайтта илебезнең төп казанышлары белән танышырга, шулай ук төбәкләр проектлары өчен тавыш бирергә мөмкин.