Лениногорск районында яшәүче 80 яшьтән өлкәнрәк 3 меңнән артык пенсионер югары пенсия ала

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Фиксированный түләү-дәүләт тарафыннан билгеләнә торган иминият пенсиясенең гарантияләнгән өлеше.

2023 елның 1 гыйнварыннан аның күләме 7 567 сум тәшкил итә. Ягъни нәкъ менә шушы суммага 80 яшь тулган пенсионерларның иминият пенсиясе арта.

🔸 Яңадан исәпләү проактив режимда башкарыла, ягъни гариза бирмичә һәм Татарстан Республикасы буенча СФР клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә. Пенсия 80 яшь тулганнан соң ай дәвамында түләнә.

Бу норма кагылмый:

• инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар;

• туендыручысын югалту уңаеннан иминият пенсиясе алучылар;

• социаль пенсия алучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International