Лениногорск Мәдәният сараенда Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
Мәгариф хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән район Башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул аларга һөнәри осталыклары, балаларга карата чиксез яратулары өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иҗади идеяләр һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.
Мәгариф идарәсе башлыгы Вагиз Санатуллин рәхмәт сүзләрен җиткерде, педагогларга сәламәтлек, уңышлар теләде.
Мәгариф ветераннары исеменнән шәһәрнең һәм районның Мактаулы гражданы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Николай Степанов чыгыш ясады.
Бүләкләр, дипломнар һәм Рәхмәт хатларын мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары, укытучылары һәм тәрбиячеләре алды.
Бәйрәмдә үз гомерләрен укытучы һөнәренә багышлаган гаилә парларын, ветераннарны хөрмәтләделәр. Аларга җылы рәхмәт сүзләре әйтелде һәм мәгариф профсоюз комитетыннан бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кунакларын Мәдәният сараеның бию коллективлары, укытучыларның җыелма хоры, балалар коллективлары һәм җырчы Александр Головин чыгышлары белән куандырды.