"Бәкер" шифаханәсе Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды!

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә узган форумда "Инвестиции в развитие здоровой страны. Цифры. Факты. Возможности" Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды.

Бәйсез эксперт жюри бәяләве буенча, "Бәкер" шифаханәсе "Иң яхшы медицина бүлеге" номинациясендә җиңүче дип танылды һәм "Иң яхшы номер"номинациясендә 3 урынны алды!

Конкурс ел саен сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек ассоциациясе тарафыннан клиент сервисының сыйфат критерийларына җавап бирүче Россиянең иң яхшы шифаханәләрен сайлау максаты белән үткәрелә. Быел конкурста Россиянең 90нан артык шифаханәсе катнашты!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International