Лениногорск районы башлыгы укытучылар көне белән котлый

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле укытучылар, ветераннар һәм педагогик хезмәткәрләр!Сезне һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм.

Һәрвакыт укытучы һөнәре иң мөһим һәм җаваплы һөнәрләрнең берсе булып санала. Чөнки нәкъ менә педагог балаларга кирәкле белемнәрен тапшыра, аларга хезмәткә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияли, аның киләчәгенә нигез салып, кеше шәхесен формалаштыра.

Лениногорск муниципаль районының мәгариф учреждениеләрендә зур интеллектуаль потенциал тупланган. Биредә үз эшенең осталары эшли. Сез, инновацион эшләнмәләрне укыту процессына кертеп, россия педагогикасы традицияләренә тугры калып, заман белән бергә атларга омтыласыз. Сезнең эшнең сыйфаты шик тудырмый. Җиңү, балаларыбызның – шәкертләрегезнең, укучыларның уңышлары шуның бер дәлиле.

Лениногорскилыларның берничә буынын тәрбияләү һәм белем бирү эшенә зур өлеш керткән, хәзерге педагогларга - әлеге иҗади һөнәрне лаеклы дәвам итүчеләргә үзләренең тәҗрибәләрен һәм белемнәрен тапшырган тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек.

Кадерле укытучылар! Бу бәйрәм көнендә зур хезмәтегез, балаларга карата кайгыртучан һәм сизгер мөнәсәбәтегез, аларның талантларын һәм сәләтләрен ачарга омтылуыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет һәм педагогик эшчәнлегегездә уңышлар телим! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International