«Татнефть» ААҖнең «Мәктәп эскәмиясеннән эшче һөнәре» хәйрия фонды проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 3 октябреннән «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәге «Центр Подготовки Кадров - Татнефть» ДПО ЧОУның Лениногорск филиалында Лениногорск муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен укулар оештырды.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру ятим балаларны, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, күп балалы гаиләләрдән, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балаларны укытуга юнәлдерелгән. Проектта барлыгы 40 укучы катнаша, шуларның 20се «Нефть, газ һәм газ конденсаты чыгару буенча оператор» программасы буенча, 20се «Автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь»программасы буенча белем ала.
Оешманың уку планы нигезендә укучылар 2023-2024 уку елы дәвамында атнага 2 тапкыр әлеге үзәктә квалификацияле укытучыларында белем алачак, уку нәтиҗәләре буенча укучыларга тиешле программалар буенча имтихан тапшырырга һәм тиешле үрнәктәге документлар алырга туры киләчәк.