Гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сукмый һәм элеккечә коры үлән, чүп-чар яндыруны дәвам итә. Мондый янгыннар утның тиз таралуы һәм торак йортларга барып җитүе белән куркыныч, ә бу кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зур куркыныч тудыра, зур матди зыян китерә.
Күпчелек очракта янгынның сәбәбе-кеше факторы. Янгынны үләнгә ташланган теләсә нинди тәмәке тарту, балаларның шырпы белән уйнавы китереп чыгарырга мөмкин.
Янгын куркынычлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәвегезне сорыйбыз. Менә кайбер киңәшләр:
Йорт яны һәм дача участокларын җыештыру буенча чаралар үткәргәндә, чүп-чарны яндырмагыз.
Балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез.
Урманда үзеннән-үзе янып китүче материаллар һәм савыт-саба калдырмагыз.
РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе нигезендә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар каралган.
Әгәр нормалар бозылса, участок, дача һәм шәхси йортларның хуҗаларына кисәтү ясалачак яки 5000-15000 штраф билгеләнәчәк.
Әгәр дә янгын чыкса, җәза нәтиҗәләргә бәйле булачак. Әгәр йорт янса, ут урманга күчсә яки кешеләр зыян күрсә, җинаять җаваплылыгы да булырга мөмкин.
Янгынны ачыклаганда шунда ук 101, кәрәзле телефоннан 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез!