Лениногорск политехник көллияте территориясендә "70 еллык юбилей аллеясы" барлыкка килде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Һөнәри техник белем бирү көне - Россиядә һәр елның 2 октябрендә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көн һөнәри белем бирүне үстерүгә багышлана һәм бу өлкәдә казанышларны билгеләп үтә.

Бу бәйрәм колледж өчен мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Ә быел Лениногорск политехник көллияте үзенең 70 еллыгын билгеләп үтә! Бу вакыт эчендә бик күп эшләнгән, кичерелгән, ирешелгән. 

Укытучылар турында  күп сүзләр әйтеп була. Педагогларның һөнәри белемнәрен ел саен арттыруы-  студентның лаеклы белем алуының нигезе булып тора.

Колледж юбилее безнең тарихыбызда мөһим вакыйга булып тора. Бу вакыйгага багышланган бик күп акцияләр һәм чаралар уздырыла. Шуларның берсе- 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей аллеясы.

Администрация командасы, колледжның педагогик хезмәт ветераннары һәм волонтерлар белән берлектә колледж территориясендә агачлар утыртылды.

Мондый акцияләр үсеп килүче буынга онытылмас тәэсир калдыра, кешеләрне әйләнә-тирә мохиткә сак карарга һәм үз гомерләрен студентларга багышлаган педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәтле булырга өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International