Бүген «Юбилейный» паркында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшкән көнгә багышланган тантаналы митинг узды, анда иҗтимагый һәм яшьләр берләшмәләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр халкы җыелды.
Татарстан Республикасы һәм Лениногорск районы Россия Федерациясенең яңа төбәкләренә төрле яктан ярдәм итүдә актив катнаша. Беренче көннәрдән үк безнең Республика ЛНРның ике зур шәһәре – Лисичанск һәм Рубежныйны шефлыкка алды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вәгыйзова халыкны әлеге истәлекле көн белән котлады, үзенең теләкләрен җиткерде.
Шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов Лениногорск районының битараф булмаган кешеләре яңа кушылган территорияләргә күрсәткән ярдәм турында сөйләде, халыкны әлеге мөһим вакыйга белән котлады.
Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать концерт номерлары чараны бизәде.