Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен федераль һәм региональ дәрәҗәдәге социаль ярдәм чаралары һәм ташламалар гамәлдә. Алардан файдалану өчен тиешле статусны расларга кирәк.
Пенсия алды пенсионерлары милек һәм җир салымнарыннан азат ителү, 12 айга кадәр эшсезлек буенча пособие, «Демография» милли проекты кысаларында түләүсез уку, елына ике түләүле ял көне, моннан тыш, пенсия алды яшендәге эшсез калган гражданнар, эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән вакыттан 2 елга иртәрәк пенсиягә чыгарга хокуклы. Әгәр кеше штатны кыскарту буенча эштән азат ителү яки предприятиене бетерү сәбәпле эшен югалтса, мондый хокук барлыкка килә.
Гражданга ташламалар алу өчен профильле ведомстволарга (социаль яклау органнары, мәшгульлек үзәкләре, салым хезмәте һ.б.) яки эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк, бу аның социаль ярдәм чарасыннан файдаланырга карар итүенә бәйле.
Республика халкы пенсия алды статусы турында белешмәне дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки Россия Социаль фондының рәсми сайтында ала ала.
СФР рәсми сайтында белешмә алу өчен шәхси кабинетка кереп, «пенсия» бүлегендә «гражданнарны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмә (өземтә) заказ итәргә»дигән өстәмә сайларга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге документны «пенсия алды яшендәге гражданнарны категориягә кертү турында гражданнарны мәгълүматлаштыру»бүлегендә заказ итәргә мөмкин.
Алар белешмә персонализированный исәп мәгълүматлары нигезендә формалаштырылачак һәм көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән расланачак.