23 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә МХО дә катнашып, һәлак булган Вавилов В. И. истәлегенә грек-рим көрәше буенча төбәкара турнир узды.
Ярышларда Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Можга, Азнакай, Волжск шәһәрләреннән 150 спортчы катнашты.
57 килограммнан артык авырлык категориясендә Вәлиәхмәтов Камил җиңүче булды. Ул Майоров Владимир Алексеевичта шөгыльләнә.
Камилне котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.