22 сентябрьдә Мәдәният һәм милли традицияләр елы кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Шурӑ хурӑн» ансамбле (Ак каен) һәм көмеш яшьтәге волонтерлар белән берлектә социаль хезмәтләр алучы Таисия М. янына бардылар.
Чара барышында кунаклар да, хуҗабикә дә гармун аккомпанементына чуаш халык җырларын җырладылар биеделәр. Чуаш телендә шигырьләр сөйләделәр. Чарада катнашучылар чуаш халкының гореф-гадәтләрен искә төшерделәр. Очрашу традицион чуаш ризыклары белән чәй эчү белән тәмамланды.

В. Әхмәтшина, социаль эш буенча белгеч