Лениногорск кош фабрикасында кош гриппы таралу теркәлгән

2023 елның 29 августы, сишәмбе

26 августта мэриянең утырышлар залында "Лениногорск кош фабрикасы"ҖЧҖ территориясендә кошлар гриппын бетерү буенча өстәмә чаралар турында» гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.

Инфекцияне ачыклау факты буенча Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары үткәрелә.

Чикләү чараларын (карантин) билгеләү турында Татарстан Республикасы Раис Указы проекты эшләнде һәм килештерүгә юнәлдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International