Бүген мэрия утырышлар залында муниципаль район эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды генераль директоры һәм Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе катнашында семинар узды.
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директоры Айдар Сәлихов эшкуарларга дәүләт ярдәменең гамәлдәге инструментлары турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган бизнеска ярдәм чараларына һәм фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инновацион бизнеска ярдәм программаларына җентекләп тукталды.
Экспортка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Альбина Гергерт республикада һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкның экспортка юнәлтелгән субъектларына ярдәм чараларын җентекләп яктыртты.