Лениногорскилы Ореховлар гаиләсе сапфир туйларын билгеләп үтте

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Лениногорск ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Ореховлар гаиләсен тормыш юбилейлары — 45 ел бергә гомер итүләрен хөрмәтләделәр.

Владимир Викторович һәм Валентина Степановна Ореховларның гаилә коруларына 2023 елның 4 августында 45 ел тулган.

Юбилярлар өчен кабат туй маршы белән бергә якыннарыннан җылы котлаулар яңгырады.

Традиция буенча ир белән хатын Лениногорск муниципаль районы юбилярларының мактау китабына кул куйды.

Аларның бергә яшәүләренә 45 ел тулу уңаеннан таныклык тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International