Ел саен ишегалды бәйрәмнәрен үткәрү матур традициягә әверелде. Быел бәйрәмнәр 7 августта башлана һәм 18 августка кадәр дәвам итәчәк.
Шәһәр халкы идарәче компанияләр җитәкчеләре, хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре белән очраша, администрация вәкилләре белән аралаша һәм аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Шулай ук бәйрәмнәр программасында концерт-күңел ачу чарасы, конкурслар да бар. Иң активлар бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнәчәк.
Хөрмәтле микрорайоннар халкы! Сезне ишегалды бәйрәмнәрендә катнашырга чакырабыз!
