2023 елның 1 августында Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда «зөбәрҗәт» юбилярларны хөрмәтләделәр. 55 ел элек ирле-хатынлы Шамарданов Абдрауф Абдрахман улы һәм Мәрьямбану Нургазиз кызы үз гаиләләрен корганнар. Бүген аларның гаиләләре юбилярларны тантаналы шартларда котларга җыелды.
Абдрауф Абдрахман улы һәм Мәрьямбан Нургазиз кызы өчен Мендельсон маршы яңгырады, ир белән хатын үз имзаларын Лениногорск муниципаль районы юбилярларының мактау китабына куйдылар.